Электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу белән бәйле янгыннар кыска ялганыш аркасында килеп чыга.
Кыска ялганыш килеп чыгуның сәбәбе-артык көчәнешләр, изоляциянең искерүе һәм механик зарарлану китереп чыгара торган электр үткәргечләрдә изоляция бозу.
Кыска ялганышларны булдырмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
1. Электромонтаж эшләрен игътибар белән башкарырга. Көч кабеле сузылган урыннарда диварларны борауламаска.
2. Иске чыбыкларны кулланмагыз.
3. Монтажлаганда изоляцияне пөхтә төшерергә, чыбыкны пычак белән кисмәскә. Эшләрне башкарган вакытта электр челтәрен һәрвакыт өзәргә кирәк.
4. Электрүткәргечне параллель рәвештә җибәрергә яки махсус тартманы кулланырга кирәк.
5. Иске электр приборларын эксплуатацияләүдән баш тарту, бигрәк тә алар очкынланып торса.
Өйдән чыгып киткәндә:
- Барлык электр приборларының розеткалардан өзелүенә инаныгыз.
- Газны сүндерегез.