Электрон җайланмалар - фотго һәм видеозвоноклар, банк түләүләре, сәламәтлекне контролҗдә тотучы башка чаралар, техник катлаулы товарлар категориясенә керә.
Электрон җайланмаларны сатканда сатучының бурычлары:
1) кулланучыга товарны сатучы, аны җитештерүче - оешманың фирма атамасы, урнашу урыны турында мәгълүмат бирү.
Ваклап сату кибетендә электрон җайланма сатып алган вакытта товар сатучы турында мәгълүмат элмә тактада урнаштырыла. Җайланманың җитештерүчесе турында мәгълүмат сатыла торган товар үрнәгендәге ярлыкта, сатып алына торган җайланмага һәм җайланмага кушып бирелә торган документациядә бирелә.
Товарны дистанцион ысул белән сатып алганда (интернет-кибеттә) товарны сатучы һәм җитештерүче турында мәгълүмат кибет сайтында урнаштырылырга тиеш. Шулай итеп, сатучының исеме (ИП яки ҖЧҖ), юридик адрес, ИНН, банк реквизитлары турында мәгълүмат булу-булмауга игътибар итәргә кирәк. Билгесез интернет-сайтларда товарлар сатып алганда товарны сатучы турындагы фикерләр белән башта танышырга киңәш ителә.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.