Республикада "Көзге игелеклелек атнасы" акциясе бара. Анда «Логос» үзәге белгечләре һәм волонтерлары актив катнашалар.
Бу юлы алар хезмәт ветераны Фекла Портноваларга барып, аның йортында кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр. Утын ярды, аны ташыды, бакча эшләрендә булыштылар. Эшләр төгәлләнгәч, хуҗалар аларны чәй белән сыйлады.