Бүген, 8 сентябрьдә, Лениногорск районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын һәм муниөипаль берәмлек вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак. Иртәнге 7дән алып, халык актив рәвештә сайлау участокларына килә.
Сайлау участокларында сәгать 12.00гә шәһәрдә – 34,5 процент, районда 49 процент кеше сайлаган. Шәһәрдә – 16 мең ярым кеше, районда 8 мең тирәсе сайлаучы үз тавышын биргән.