Лениногорск районында халыкны гриппка каршы вакцинацияләү башланды

2019 елның 6 сентябре, җомга

Вакцинация-гриппны профилактикалауның иң нәтиҗәле чарасы, ул көзге чорда үткәрелә. Ул 90% очракта халыкның барлык төркемнәрендә дә авыруның килеп чыгуына юл куймый. Авырган очракта, прививка хроник авыруларның кайбер төрләре катлаулану һәм кискенләшү ихтималын шактый киметәчәк.

Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре халкы яшәү урыны буенча хастаханәләргә мөрәҗәгать итә ала.

Медицина-санитария часте (МСЧ) поликлиникасы, адресы: Горький ур., 36 йорт, 1, 3 кат, 18 нче кабинет, 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Белешмәләр өчен телефон: 5-02-11.

Район үзәк хастаханәсе поликлиникасы, адресы: Садриев ур., 20 йорт, 10, 2 кат, 204 нче кабинет, 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 5-06-68, 5-05-15.

Балалар поликлиникасы, адресы: Кутузов ур., 3 йорт, 3 кат, 316 нчы кабинет, 8.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 5-10-00.

Шөгер табиблык амбулаториясе, адресы: Шөгер, Горький ур., 4, 1 кат, 7 кабинет, 8.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 3-44-99, 3-41-98.

Иске Куак табиблык амбулаториясе, Адресы: Иске Куак, Родниковая ур., 11, 8 нче кабинет, 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 3-21-09.

2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә политехника көллияте, 4 нче урта гомуми белем мәктәбе, 11 нче гимназия, 12 нче лицей һәм Сугышлы һәм Туктар Урдаласы авыл сайлау участокларында грипптан вакөинаөия ясау буенча мобиль төркем эшләячәк.

Шәһәр һәм районның халкын гриппка каршы вакциналаштыруда катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International