Уку елы башлану белән, республика мәктәпләре укучылары өчен традицион "Мәктәп экопатруле" конкурсы старт алачак.
Мәктәп укучылары законсыз чүплекләрне табалар һәм фото һәи видео-хәбәрне республика Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җибәрәләр. Бу эш "Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы нигезендә башкарыла.
Расланган һәр хәбәр өчен укучыларга бер балл исәпләнә, промышленность һәм көнкүреш калдыклары ташлану турындагы хәбәргә 10 балл бирелә.
Республика Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы укучыларны әлеге конкурста катнашырга чакыра һәм яңа уку елында уңышлар тели!