Татарстанга балалар һәм өлкәннәр өчен гриппка каршы вакциналар китерелде

2019 елның 6 сентябре, җомга

Татарстанга балалар һәм өлкәннәр өчен гриппка каршы вакциналар килеп җиткән инде. Моның турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм ТР буенча Роспотребнадзорның идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләделәр.

«Гриппка каршы заманча вакцинация грипп белән авыручылар санын булдырмый диярлек. Узган сезонда грипп белән авыручылар арасында бер генә прививка ясаткан авыру да теркәлмәгән. Быел республикага халык өчен гриппка каршы вакциналар кайтарылган инде. Без балалар өчен – 300 меңгә якын, олылар өчен – 600 меңгә якын доза алдык. Бу сезонда без якынча ике миллион кешегә прививка ясарга планлаштырабыз», — дип хәбәр итте идарә җитәкчесе.

Экспертлар мәгълүматларына караганда, ел саен миллиардка якын кеше грипп белән авырый, өзлегүләрдән меңләгән кешенең гомере өзелә. Вируска каршы прививканы пациент беркетелгән сырхауханәдә ясатырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International