"Форпост" яшьләр үзәге асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне кысаларында, "Форпост" яшьләр үзәге "Тыныч күк йөзе" темасына асфальтта рәсемнәр ясау конкурсы үткәрде.

Теләге булган һәр бала асфальтка рәсем ясады, олылар аларга булышты. 

Катнашучылар фантазияләрен эшкә җиктеләр. Конкурста җиңелүчеләр булмады, аларның барысы да җиңде. Һәр катнашучыга баллы призлар тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International