Пенсия яшенә җитеп килүчеләрне укыту дәвам итә

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

3 сентябрь көнне Лениногорскида Мәгариф идарәсенең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрен «ЭВМ операторы» юнәлеше буенча укыта башладылар.

Пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарны мәшгульлек үзәге белән төзелгән контракт нигезендә Лениногорск политехник колледжы мөгаллимнәре 2019-2021 елларда Татарстан Республикасында “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларынд укытачак. Белем бирү буенча чаралар федераль һәм төбәк бюджеттан финанслана.

Укулар тәмамлангач курсларда катнашучыларга белем алу турында документ тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International