Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елга Татарстан Республикасы медицина оешмаларына авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар исемлеген раслау турында» 2019 елның 19 гыйнварындагы 25 номерлы карарын үтәү максатларында, 2019 елның 2 сентябреннән Лениногорск муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтү эше башкарыла.
Лениногорск муниципаль районында расланган график нигезендә, бу эш районның иң ерак авылларынна башланды. Шулай итеп, 2 һәм 3 сентябрь көннәрендә Иске Куак табиблык амбулаториясенә Урмышлы, Кирлегәч һәм Сарабиккол авылларыннан өлкән кешеләр китерелде. Махсуслаштырылган транспорт өлкәннәрне, шул исәптән мөстәкыйль хәрәкәте чикләнгән кешеләрне китерүне тәэмин итә. Иске Куак табиблык амбулаториясендә өлкәннәр планлы диспансеризация уздылар.