3 сентябрьдә Терроризм белән көрәшкә теләкләшлек итү көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗига белән бәйле.
"Исток-Башлангыч" үзәгенең балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова һәм 8нче мәктәп укытучысы Наталья Брежнева "Террорсыз дөнья" темасына сыйныф сәгате үткәрделәр.
Дәрес ахырында "Тынычлык агачы" акциясе үткәрелде. Балигъ булмаганнар төсле кәгазьдән учлары формасында түгәрәкләр кисеп алып, анда барлык кешеләргә теләкләрен яздылар.