Казанда 2019 елның 28-30 августында Казан шәһәре көне һәм Татарстан Республикасы көне бәйрәме кысаларында «Казан сөлгесе»-«Kazan towel» халык җыр – бию сәнгатенең V Халыкара фестиваль – конкурсы узды.
Жюри составына Россия һәм Татарстан Республикасының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: профессиональ режиссерлар, композиторлар, хореографлар, вокалистлар, шулай ук тәҗрибәле педагоглар керде.
«Казан сɵлгесе» фестиваль-конкурсының исеме кеше күңеленең ак сафлыгы һәм матурлыгы белән чагылдырыла. Фестивальнең төп максаты-дөнья халыкларының милли җыр-бию сәнгатен саклау һәм үстерү.
Фестиваль-конкурс ике турда үткәрелде. Балалар категориясендә (6-10 яшь), «Халык җыры» номинациясендә (соло) III премия лауреаты исеменә Козлова София (мәдәният йортының «Талант» вокал студиясе), II премия лауреаты исеменә Шәмсетдинова Ясминә, III премиягә Фаттахова Камилла (балалар музыка мәктәбе) лаек булды, укытучысы Галимова Р. А. Котлыйбыз!