30 август – Татарстан Республикасы көнене, күп төрле кызыклы чаралар үтте.
«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары паркта «Юбилейный» дип исемләнгән төрле чаралар, асфальтта рәсем конкурсы, балалар белән төркемле уеннар, викторина һәм буклетлар тараттылар. «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм волонтерлары асфальтта рәсем конкурсы үткәреп, балаларны рәсемнәрдә үз төбәгенә булган мәхәббәтне чагылдырырга өндәделәр. Балалар рәхәтләнеп үз Ватаннарын, туган Лениногорскины, үз гаиләсен рәсемгә төшерделәр, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр рәсем аерым иде, ә катнашучыларның хезмәте татлы призлар белән бүләкләнде.
Соңыннан балалар белән төркемле уеннар, дәресләр үткәрелде, анда балалар бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә, үзеңне һәм башка кешене аңларга, креатив фикерләүне үстерергә өйрәнделәр.