Лениногорскиның Тукай урамында "Әдәби Татарстанга сәяхәт" конкурс-уен программасы үтте

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

30 августта Шәһәр көне, Татарстан Республикасы көне һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көнен бәйрәм итү кысаларында Тукай урамы буенча урнашкан аллеяда Шәһәр балалар китапханәсе. "Әдәби Татарстанга сәяхәт» исемле конкурс – уен программасы үткәрде.

Балалар «Әкият агачы», «Табылдыклар бюросы», «Фейс – контроль», «Аукцион» конкурсларында катнаштылар, «Яраткан китап битләре буйлап», «Татарстанның туган киңлекләре буйлап» викториналары сорауларына җавап бирделәр, «Ромашка», «Әдәби герой транспорты» әдәби уеннары уйнадылар һәм Татарстан халыкларының күчмә уеннарында катнаштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International