Хөрмәтле педагоглар, укучылар, студентлар, әти-әниләр!
Сезне Белем көне, яңа уку елы белән котлыйм!
Белем көне - һәр кешегә үзенчә якын бәйрәм. Укучылар һәм студентлар өчен ул кызыклы ачышлар һәм тәэсирләр, дуслар һәм яраткан укытучылар белән очрашулар, ә өлкәннәр өчен – балачак һәм яшьлек, мәктәптәге дуслары турындагы иң җылы хатирәләр белән бәйле.
2 сентябрьдә Лениногорск районының 34 мәктәбе 8 меңнән артык яшь малай һәм кыз өчен үз ишекләрен ачачак. Ә 997 беренче сыйныф укучысы өчен мәктәп кыңгыравы беренче тапкыр чыңлаячак. Алар өчен яңа тормыш, ачышлар һәм кызыклы вакыйгалар башлана.
Без гомеребез буе өйрәнәбез, чөнки теләсә кайсы эшнең, теләсә кайсы һөнәрнең нигезендә белем ята. Хәзерге дөньяда белем-җәмгыятьнең алга китешенең һәм чәчәк атуының нигезе булып тора.
Уку йортлары бусагасында тантаналы дулкынлану белән педагоглар үз укучыларын көтә. Алар алдында катлаулы бурыч – белем дөньясына алып керү, туган якка мәхәббәт һәм үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Кадерле укытучылар! Сезнең педагогик талантыгыз, зирәклегегез һәм түземлегегез нәтиҗәсендә районның киләчәге акыллы, үз - үзен тәэмин итә ала торган, уңышлы кешеләр кулында. Сезгә һөнәри уңышлар, кызыксынучан һәм рәхмәтле укучылар телим!
Хөрмәтле әти-әниләр! Сезнең өчен дулкынлану һәм борчулар вакыты җитә. Сезгә сабырлык, балаларыгызның гел куаныч кына китереп торуын телим.