Бүген Лениногорскида Республика Көне, Нефтьчәләр һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары үтте.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше "Юбилейный" паркында узды. Анда сәүдә нокталары эшләде, балалар өчен уеннар оештырылган иде. Шәһәр рәссамнары картиналары күргәзмәсе, балалар сәнгать мәктәбенең мастер-классы күпләрне үзенә тартты.
Сәхнәдә үзешчән сәнгать осталары коцерты булды, алып баручылар конкурслар үткәрделәр.
Бәйрәмнәр белән лениногорскилыларны район Башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады һәм дәүләт бүләкләрен һәм муниципаль район Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйрәмне татар эстрадасы артистлар Дилә һәм Булат Нигмәтуллинар, пародист Андрей Баринов һәм Россия поп-җырчысы «Lx 24" чыгышы бизәде.