Казанда Республика Көненә багышлап, муниципаль берәмлекләр арасында үткән конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр. Өр-яңа машина ачкычларын Зәй-Каратай, Зеленая Роща, Яңа Чыршылы авылы җирлеге башлыкларына Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны Республика Көне белән котлады һәм бердәм нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәтен белдерде.