"Яшьлек" паркында өлкәннәр арасында скандинавия йөреше буенча ярыш үтте. Хатын-кызларга - ике, ир-атларга 3 километр ара үтәргә кирәк иде.
Барлык катнашучылар да Мактау грамоталары һәм медальләргә лаек булдылар. Ир-атлар арасында өченче урында - Николай Фадеев, икенчедә - Халил Ибрагимов, Якуп Халиков - җиңүче булды. Хатын-кызлар арасында өченче урында - Вера Краснова, икенчедә - Надежда Матвеева, беренче урында - Фиалка Гарипова.