Лениногорскида эшче яшьләр слеты үтте

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

"Дружба" сәламәтләндерү лагеренда Лениногорскиның эшче яшьләре җыелды. Анда ике көн буена «Команда мечты -2019» эшче яшьләр слеты үтте.

 "Эшче яшьләр" сменасында катнашучылар өчен квест-уен үткәрделәр. Катнашучылар 5 станция үтте, аларны анда биремнәр көтеп тора иде. Иң осталарга төп приз - «Форт Боярд» хәзинәсе бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International