ТР буенча Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры күршеләр белән кишәрлек чикләрен килештерү буенча инструкция әзерләделәр.
Исегезгә төшерәбез, быел җәй җир участокларының гомуми чикләрен килештерү мәсьәләсен җайга салырга мөмкинлек бирә торган законга кул куелды. Бу-«Кадастр эшчәнлеге турында» Федераль законга» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 150-ФЗ номерлы Федераль закон, ул 2019 елның 16 сентябрендә үз көченә керә.
Әлеге закон Комплекслы кадастр эшләре процедурасын камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Шулай итеп, Кадастр турындагы закон белән чикләрнең урнашу урыны милек, мирас итеп гомерлек файдалану, даими (сроксыз) файдалану яки аренда хокукындагы чиктәш җир кишәрлекләренә ия булган гражданнар белән биш елдан артык вакытка килештерелә. Чикләрне килештерү гамәлдәге кишәрлекнең чикләрен төгәлләштергән очракта яки чиктәш кишәрлекләрнең чикләре турында белешмәләр бердәм дәүләт реестрында булмаса, межалау өлеше булып тора.
Чикләр билгеләү өчен, милекчегә кадастр инженеры хезмәтләреннән файдаланырга кирәк. Бу өлкәдә иң яхшы белгечне Татарстан Росреестры rosreestr.tatarstan.ru сайтында ай саен яңартыла торган кадастр инженерлары рейтингы ярдәмендә сайларга мөмкин, ул документларны әзерләү сыйфатына һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую вакытында уңай һәм тискәре карарлар санына нигезләнә.
Кадастр инженеры шулай ук чикләрне килештерү процедурасын үткәрергә тиеш: чиктәш участокның һәр хуҗасы белән аерым яки гомуми җыелышта. Шул ук вакытта килешү акты төзелә, ул барлык кызыксынучы затларның яки аларның вәкилләренең шәхси имзалары белән раслана.