Лениногорскида Республика, Шәһәр көне, Нефтьчеләр көне бәйрәме программасы

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Лениногорскида 30 август көнне өч бәйрәм: Республика, Шәһәр көне, Нефтьчеләр көне бәйрәм ителәчәк.

Бу көнне чаралар бик күп билгеләнгән. Көндез Тукай урамында, түбән сулыкта чаралар узачак.

Төп бәйрәм чарасы "Юбилейный" паркында булачак. 15.00 - рәссамнар картиналары күргәзмәсеннән башлана.

Бу көнне татар эстрадасы артистлары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар чыгыш ясаячак. 17.30- 18.30.

Шулай ук Россия эстрадасы йолдызы Lx24 чыгышы да булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International