2019 елның 22 августына район буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар 13360 га мәйданда җыеп алынган, бу планның 41% ын тәшкил итә (урып-җыю планы 32466 га).
Тулай җыем 35480 тонна тәшкил итте. Бөртеклеләрнең уртача уңышы 1 гектардан 26,6 центнер тәшкил итә. «Лениногорск Агрофирмасы» ҖЧҖ, «Ленин» ҖЧҖ, КФХ Ганиев, КФХ Хәбибуллин - алдынгылар рәтендә.
2020 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчү башланды. Агымдагы көнгә 1490 га көзге арыш һәм 105 га көзге бодай чәчелгән. «Союз-агро» ҖЧҖ (чәчүне төгәлләгән), «Маркс» ҖЧҖ, «Лениногорск Агрофирмасы»ҖЧҖ яхшы эшли.
Хуҗалыклар бер үк вакытта туфракны төп эшкәртүгә дә керештеләр. Ул 2,5 мең га башкарылган.