Лениногорскида шәхси секторда янгын чыккан

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

66нчы янгын сүндерү частенә шәһәрнең Свободы урамында каралты-куралар януы турында хәбәр килә.

Янгын 18 август көнне төнлә белән чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ике сарай, мунчаны янгын чолгап алган була. Алар ике күрше участокларда  урнашкан була. Янгын буенча тикшерү эше бара.

Төзелеш вакытында корылмалар арасында янгынга каршы саклану чарасы буларак аралык калырга тиеш, дип кисәтә янгын күзәтчелеге бүлеге. Юкса, янгын бер корылмадан икенчесенә бик тиз күчәчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International