"Иҗтимагый совет белән каникуллар" дәвам итә

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия «Иҗтимагый совет белән каникуллар» акциясе кысаларында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенә мәктәп яны лагерьлары укучылары килде.

Экскурсия Эчке эшләр бүлегенең һәлак булган хезмәткәрләренә дан мемориалына барудан башланды, анда балаларга җинаятьчелеккә каршы көрәштә гомерләрен биргән милиция хезмәткәрләре турында сөйләделәр.

Эчке эшләр бүлеге фойесында балаларны полиция начальнигы урынбасары Александр Алексеев каршы алды. Полиция майоры Лениногорскның яшь кешеләренә дежур частенең эше, хезмәткәрләрнең телефон аша җинаятьләр һәм хокук бозулар турында хәбәрләрне кабул итүе турында сөйләде.

Полиция бүлеге музеенда аралашу дәвам итте,  милиция хезмәткәрләренең элекке елларда башкарган эшләре турында сөйләүче фоторәсемнәр, экспонатлар саклана. "ТР Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт казна учреждениесенең Лениногорск филиалы начальнигы Зөлфия Рахмановадан балалар мәгариф тарихы, полиция бүлеге барлыкка килү һәм үсешенең мөһим вакыйгаларын белделәр.

Балалар өчен дүрт аяклы ярдәмчесе, полиция эте Герат белән танышу визитның иң мавыктыргыч өлеше булды. Полиция өлкән сержанты Евгений Корепанов кунакларга  этләрнең ничек итеп полиция бүлегендә «хезмәт итүе», аларның ни белән шөгыльләнүләре турында сөйләде һәм эт белән бергәләп һөнәри күнекмәләрне күрсәттеләр.

Экскурсиянең соңгы этабы Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең киңәшмәләр залында булды, анда полиция һәм җәмәгатьчелек укучыларга төп юл хәрәкәте кагыйдәләрен, төнге вакытта әти-әниләреннән башка урамда йөрмәскә ярамавы, шулай ук җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту турында искәрттеләр.

Очрашу ахырында балалар танып-белү чарасы һәм истәлекле бүләкләр өчен экскурсияне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International