Лениногорск районында автоном янгын турында хәбәр иткечләр кую эше дәвам итә

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Район һәм шәһәрдә автоном янгын турында хәбәр иткечләр кую эше дәвам итә, ул аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче олыларга куела, бу элеше хәйрия акциясенең дүртенче этабы, ул  2016 елдан  Республика Президенты кушуы буенча үткәрелә.

Быел янгын сәбәпле лениногорскида 4 кеше үлде, берәү травма алды. Дүрт ел эчендә Лениногорск районы һәм шәһәрендә 950дән артыграк янгын турында хәбәр иткечләр урнаштырылды. Иң беренче күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне алдылар. 2019 елдын хәбәр иткечләрне ялгыз яшәүче олы яшьтәге кешеләргә урнаштыра башладылар. Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү бүлеге белгечләре һәм янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре районның халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән бергә эшли. Бергәләп халыкка мәгълүмат хәбәр итәләр. Алар ярдәм белән 90нан артык әби һәм бабайга янгын хәбәр иткеч урнаштырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International