13 августта Казанда республика Иҗтимагый Палатасы Советының утырышы үтте, анда иҗтимагый контроль сораулары каралды.
Утырыш эшендә Лениногорск районы Иҗтимагый Советы рәисе Евгений Благодаров та катнашты. Аның барышында республика муниципаль берәмлекләр Иҗтимагый советларының мәдәният, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек һәм белем бирү өлкәсен бәйсез бәяләү эшендә катнашуы соравы каралды. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советының алтынчы чакырылышына депутатлар сайлауда иҗтимагый контрольлек итү соравы да күтәрелде.