2019 елның 2 августында "Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында "Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 305-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Документ нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан әлеге түләү гаилә әгъзасына ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләнең җан башына уртача керемен исәпкә алып, 3 яшькә җиткәнче биреләчәк. Бу хакта бүген журналистларга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Шулай итеп, 2020 елда җан башына уртача кереме 20170 сумнан артмаган гаиләләргә 9373 сум күләмендә акча биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан башлап Татарстан Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның игълан ителгән Балачакның унъеллыгы уңаеннан йөкләмәләрне гамәлгә ашыруга актив керештеләр.
Бүген "Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында" 2017 елның 28 декабрендәге 418-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, җан башына уртача кереме булган, эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмаган гаиләләргә беренче бала тууга бәйле рәвештә ай саен түләнә торган түләүләр гамәлгә ашырыла. 2019 елның 2 августына айлык федераль түләүләрне алучылар саны 10168 кеше тәшкил итте, шулардан 2019 елда 2104 кеше туган.