Лениногорскида "Безнең ишегалды" проекты кысаларында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар уза

2019 елның 9 августы, җомга

Лениногорск районында «Безнең ишегалды» проекты кысаларында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар уза.

8 августта Садовая, 6, 8, 8б, 10;Степная, 7, 9, Кошевой 6а, Суворов 3, Менделеев 35, Лермонтов 17 урамнары буенча ишегалларында яшәүчеләр белән чираттагы очрашулар булды.

Очрашуда Татарстанның халык артисты, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Рамил Төхвәтуллин, Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, район архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Алексей Карасев, идарәче компания һәм шәһәрнең башка хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Мольбертта чиратлап ишегаллары схемалары эленде һәм халыкның актив катнашында киләчәктә әлеге ишегалларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр кертелде. Биредә яшәүчеләр ишегалларында парковка, эскәмияләр, чәчәкләр өчен клумбалар, төзекләндерелгән балалар мәйданчыгын күрергә тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International