Лениногорск районы делегациясе авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зональ семинар-киңәшмәдә катнашты

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Аксубай районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Анда муниципаль район Башлыгы Рәгать Хөсәенов, район Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрданов, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.

 Семинарның гамәли өлешендә катнашучылар Аксубай районы авылларында кече хуҗалык рәвешләренең эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Пленар өлеш программасына милли проектларны тормышка ашыру һәм «2020-2025 авыл территорияләрен комплекслы үстерү» яңа дәүләт программасын үтәү, авыл халкын эш белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек һәм азык базасын саклау кебек темалар кертелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International