Лениногорскида торак сатып алу өчен субсидия бирү турында хәбәрнамә тапшырдылар

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Кичә Лениногорск районы Башкарма комитетының Торак бүлеге мөдире Елена Романеева Әфганстан республикасында сугышчан хәрәкәтләр ветераны Фәрзетдинов Фәрит Минсәеф улына торак алу өчен акча бүлеп бирү турында хәбәрнамә тапшырды.

Сертификат тапшырганда, Елена Павловна хәрби хәрәкәтләр ветераны Фәрит Минсәеф улын әлеге шатлыгы белән котлады, аңа яңа торакларында бәхет һәм иминлек теләде.

Субсидия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 номерлы карары нигезендә федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International