Лениногорскида бердәм кабул итү көне үтте

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

2019 нчы елның 6 августы көнне «Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Лениногорск Мәшгульлек үзәге хезмәткәре белән берлектә алимент түләмәүче ата-аналары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү сораулары буенча бердәм кабул итү көне узды.

Очрашуга өч гаиләдән законлы вәкилләр килде. Аларга очрашу барышында хезмәт белгечләре консультатив ярдәм күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International