Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә «урман амнистиясе»турындагы законны куллану буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, урман хуҗалыгы министрлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырыш кысаларында физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, "урман амнистиясе" турындагы законны тормышка ашыру кысаларында, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы дәүләт реестрларында тәңгәл килмәүләрне бетерү өчен, махсус ведомствоара эшче төркем эшли, анда сорауларны судка кадәр тәртиптә хәл итү өчен кызыксынган затлар мөрәҗәгать итә ала (Казан, Авангард ур., 74).
Хәзерге вакытта Татарстанда 5 меңнән артык чикләре урман белән кисешкән җир кишәрлеге исәпләнә. Татарстан Республикасы урман фондында участокларның суммар мәйданы буенча ааермалар, алар турында белешмәләр ике реестрда бар, 313 мең гектардан артык тәшкил итә.
"Урман амнистиясе" гамәлдә булган вакыт эчендә Татарстанда урман кишәрлекләре чикләрен кисүнең 138 очрагы бетерелгән, аларның хокук ияләре гаризалары буенча - 39 һәм 99ы теркәү органы инициативасы буенча төзәтелгән. Закон нигезендә, урман реестры күчемсез милек реест