Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов үткәргән атналык киңәшмәдә предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты,  район һәм шәһәр тормышындагы актуаль сораулар каралды. 

"Эшлекле дүшәмбе" Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Айбулат Юнысовның докладыннан башланды. Ул район территориясендәге оператив хәл, атна эчендә башкарылган эшләр турында сөйләде. 

Шуннан соң җитәкчеләр үткән атнадагы хәл, планнары һәм проблемалар турында сөйләде.

Лениногорскида "ВТБ" банкы ачылуы турында банкның бүлек начальнигы Александр Болдырев сөйләде.

Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчеләрнең игътибарын Шәһәр һәм Республика көненә багышланган бәйрәм чараларына, "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясенә, урып-җыю, кышкы ягулык сезонына әзерлек, юл һәм тротуарларны ремонтлау сорауларына юнәлтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International