Геофизиклар поселогында Россия Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чара үтте.
Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык буын морякларны котлап, аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Шуннан соң бүләкләү тантанасы үтте. Рәхмәт хаты белән шәһәрдә монумент төзүгә зур өлеш керткән Хәрби-диңгез флоты җәмгыятен бүләкләделәр.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск Хәрби-диңгез флоты җәмгыяте җитәкчесе Александр Нухратов белән берлектә кызыл тасманы кисеп, монументны ачып җибәрделәр. Вафат булган моряклар истәлегенә чәчәкләр куелды.