Әлеге көннәрдә бөтен дөнья мөселманнары бик зур вакыйгага хаҗ сәфәренә әзерләнәләр. Хәләл малларын бөртекләп җыйган әби-бабайлар, апа-абыйлар дулкынланып-дулкынланып ошбу гыйбадәтне еллар буе көтеп алдылар.
Ниһаят-юлга! Бу елны безнең төбәктән 2000 ләп кеше бара. Шуларның 20 дән артыгы Лениногорск районыннан. Аларның беренче төркеме инде 26 нчы июль көнне төнлә юлга кузгалды. Алар 30 көн буе изге Мәккә һәм Мәдинә җирләрендә булачаклар. Һәммәсенә җиңел сәфәрләр имин юллар теләп калабыз!