26 июньдә Лениногорскида Яшьләр көнен билгеләп үттеләр, бәйрәм «Юбилейный»паркы территориясендә узды. Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары балалар һәм яшүсмерләр белән төркемле уеннар, асфальтта рәсем ясау конкурсы уздырдылар.
Әлеге чаралар яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә, эмоциональ киеренкелекне төшерүгә, яшьтәшләре белән хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыруга, коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте.
Асфальтта рәсем конкурсы үткәрү барышында һәр бала үзенең осталыгын, иҗади сәләтен, бу дөньяны нинди итеп күрүен күрсәтте.