Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда экскурсия узды

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 20 июнендә Лениногорск шәһәренең 3 нче мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасына экскурсиягә килделәр.

Очрашуда балалар Россия ГХАТ органнарының Петр 1 нченең Указы белән хәзерге вакытка кадәр тарихы турында белделәр. Күп кенә яшләр ГХАТ бүлеген никахлашу тантаналары белән генә бәйлиләр иде, ә бу көнне мәктәп укучылары гражданлык хәле актларын теркәү органнары уннан артык дәүләт хезмәте башкаруын белделәр. Бүлек белгече ГХАТ бүлегенең «кешенең туганнан алып үлеменә кадәр бергә узуын" әйтте.  Барлык мәгълүматлар күп еллар дәвамында бүлекнең архивында саклана, анда 70 еллык документлар бар. Очрашу бина буенча экскурсия белән дәвам итте. Укучыларда архивтагы киштәләр, китапларның төре һәм аларның саны, кара белән язылган кәгазьләр зур кызыксыну уятты. Очрашу истәлеккә фотографияләр белән тәмамланды. Трошихина Елена укучыларга катнашкан өчен рәхмәт белдерде, шулай ук аларга мәктәптә яхшы билгеләр һәм баш өстендә тыныч күк йөзе теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International