Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов "Рословнефтекомплект плюс" җәмгыятенең башкарма директоры Александр Рослов белән предприятиенең производство мәйданчыкларынһәм офисын карады.
Анда Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, "Рословнефтекомплект плюс" директоры Евгения Рослова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зөлфия Михайлова, Совет һәм башкарма комитет структур бүлекчәләре начальниклары катнашты.
Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятиедә күп еллардан бирле эшләүче хезмәткәрләр белән аралашты.