Лениногорскида Ураза гаетенә багышланган бәйрәм чарасы үтте

2019 елның 4 июне, сишәмбе

“Ихлас” мәчете янындагы “Мәхәббәт” паркында Ураза гаетенә багышланган бик матур бәйрәм чарасы үтте.

Халык гаиләләре белән килде. Олылар өчен дә, балалар өчен дә кызыклы чаралар әзерләнгән иде. Бергәләп викторина чиштеләр, балалар төрле уеннарда, конкурсларда катнашты, кечкенә машиналарда йөрде, теләге булганнарны атка да утыртып йөрттеләр.

Җыелган халыкны район Башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Ул мондый бәйрәмнәрнең халыкны берләштерүен, дингә тартуын билгеләп үтте. Лениногорск мөхтәсибәтенең яшь буынны рухи-әхлакый тәрбияләүгә, татар телен, гореф-гадәтләрне саклау буенча зур эш башкаруын билгеләп үтте.

Лениногорск шәһәр һәм районы имам-хатыйбы халыкка үзенең теләкләрен җиткерде. Һәркемгә бәхет һәм уңышлар, тынычлык-иминлек теләде.

Халык рәхәтләнеп ял итте., бер-берсе белән аралашты,  сату нокталары эшләде. Кыргызстаннан килгән иң көчле кешеләр катнашындагы тамашаны да бик ошаттылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International