Гомуми белем бирүне тәэмин итү, мәктәпкәчә һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәчәк

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

5 июньдә 10: 00 сәгатьтә «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстан Республикасында гомуми белем бирүне тәэмин итү, мәктәпкәчә һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәчәк.

Мондый кабул итү мәгариф системасында проблемаларны ачыкларга һәм аларны чишү юлларын билгеләргә ярдәм итәчәк.

Кабул итүгә язылырга һәм өстәмә мәгълүматны (843) 238-10-00 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International