Лениногорск районы башлыгы "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Бүген атналык планеркада район һәм шәһәр тормышының актуаль сораулары каралды. Аны Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов алып барды, оешма һәм предприятие, төрле хезмәт җитәкчеләре катнашты. 

Җитәкчеләр үткән атнадагы эшчәнлек, яңа атнага планнар, хәл итәсе мәсьәләләр турында сөйләде.

Сәламәтлек саклау учреждениеләренең эш нәтиҗәсе турында үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркәев таныштырды. 

Агымдагы елда үтисе мөһим бурычлардан ул халыкка медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү, үлем-китем, йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча "юл картасы" күрсәткечләрен үтәү, район халкының гомер озынлыгын арттыру, кадрлар һәм яшь белгечләрне эшкә тарту кебекләрне атады. 

3 июньнән флюорография бинасы капиталь ремонттан соң ачылды,  Садриев урамы, 5нче йорт адресы буенча эшли. 

Чираттагы чыгыш ясаучы - «Татэнергосбыт» җәмгыяте директоры Илдар Хисмәтуллин. Ул Лениногорск филиалының эшчәнлеге, энергия белән тәэмин итүгә килешү төзү турында сөйләде, кулланган энергия өчен вакытында түләү кирәклеге турында әйтте. 

Район Башлыгы алда торган чаралар - Ураза, Сабантуй бәйрәмен үткәрү, Россия көнен билгеләп үтүгә әзерлек, шәһәрне чистарту, үлән чабу, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен контрольдә тоту кирәклегенә басым ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International