Психологик хезмәт күрсәтү көне

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

6 июньдә республикада Бала хоккулары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61нче йорт) Психологик ярдәм күрсәтү көне узачак. 

Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар (конфиденциаль рәвештә) үзләрен борчыган сорауларга, шул исәптән, бала-ата-ана мөнәсәбәте, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик юнәлештәге "балалар" сораулары буенча профессиональ психологлар белән аралаша, профессиональ консультация һәм рекомендацияләр алачак. 

Чараның үзенчәлеген исәпкә алып, белгеч-психолог һәм гражданнарның нәтиҗәле эшен булдыру максатында, алдан язылу кирәк булачак, телефон:(843) 236-61-64.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International