Балаларны үзләрен генә өйдә калдырырга туры килгән вакытлар була. Җиде кагыйдәне истә тотсагыз, балагыз исән-сау булыр.
1. Балага ашыгыч ярдәм кирәк булганда шалтырату өчен телефоннарны өйрәтегез. Бу эшне уен формасында үткәрсәгез, уңышлы булыр.
2. Ашыгыч ярдәм чакыру өчен кирәкле телефон номерларын күренеп торган җирдә калдырыгыз.
3. Балага ят кешеләргә өйдә үзләре генә булуын әйтмәскә кирәклеген аңлатыгыз.
4. Бала ят кешеләргә ишек ачарга ярамавын белсен.
5. Үзегез чыгып киткәндә, даруларны, көнкүреш химиясе, шырпыны ераграк җиргә алып куегыз.газ һәм электр приборларын сүндерегез.
6. Балаларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләгез.
7. чыгып киткәндә һәрчак кайчан кайтачагыгызны әйтегез. Бала сәгатьне белмәсә, аңа күрсәтегез.
Ә иң мөһиме - барлык кагыйдәләрне үз үрнәгеңдә күрсәтү.