Лениногорск районында тормышка ашырылучы милли проектлар

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды. Лениногорск шәһәре мэриясенең утырышлар залында видеоконференцэлемтә режимында Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков катнашты. Шулай ук район Советы һәм Башкарма комитетының урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Лениногорск муниципаль районында 12 милли проектның 8е тормышка ашырыла. Әлеге проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру максатларында эшче төркем төзелде, җаваплы куратор билгеләнде, һәр проектка «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең гамәлдәге депутаты беркетелгән.  Бу хакта үзенең чыгышында Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, проектларны гамәлгә ашыру буенча иң мөһим юнәлешләрнең берсе - «Демография» проекты. "Демография» проекты кысаларында Татарстан Республикасында балаларга һәм балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары каралган. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International