Бүген "Эшлекле дүшәмбе" планеркасы вакытында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов 7нче зональ эзләү-коткару отряды начальнигы Салих Сәхаповны котлады.
Салих Вәлирахмановичка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлеге уңаеннан "Лениногорск муниципаль районы" Советының Мактау Грамотасы тапшырылды.
"Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш мәгълүмати ресурслар" җәмгыяте директоры Фәрид Фәрхетдиновка республика конкурсында 2 урын алган өчен, Диплом тапшырылды.
Шуннан соң җитәкчеләр үз өлкәләре турында район һәм шәһәрдәге хәл турында сөйләде. Ахырдан аларга бурычлар билгеләнде.