Күп балалы гаиләләрдән һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен куркынычсыз яшәү шартларын булдыру максатыннан инде 2016 елдан бирле Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм “Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» Татарстан республика бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге категория гаиләләр яши торган фатирларда һәм йортларда автомат янгын турында хәбәр иткечләр урнаштыру буенча актив эш алып барыла.
2019 елның апреленнән алып май аена кадәр генә дә янгын хәбәр иткечләр 32 гаиләдә урнаштырылган. Бу эш системалы характерда. Элегрәк 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрдә, шулай ук 4 балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләрдә һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә урнаштырылган иде.
Автономияле янгын турында хәбәр иткечне янгыннарны кисәтү буенча нәтиҗәле чара булып тора.