24 майда Лениногорск балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе үтте. 56 укучы өстәмә һөнәри белем алу программасы буенча белем алулары турында таныклыклар алдылар.
Укытучылар һәм укучылар бүләкләр алышты. Укучылар үзләренең беренче эшләрен кабат күрделәр. Бергәләп кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр.