"Татнефть" ЦПКның Лениногорск филиалы мототранспорт чараларын йөртүчеләрне укытып

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

«Татнефть” ЦПКның Лениногорск филиалы юлсыз мототранспорт чараларын йөртүчеләрне укытып чыгарды. Агымдагы елның 23 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск мунициципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы укучыларда имтиханнар кабул итте. Имтиханнарның теоритик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын хәл иттеләр. Гамәли өлештә кар чанасына имтихан бирүчеләрнең йөртү күнекмәләре тикшерелде.

Тапшырылган 9 курсантның 8е имтиханнарны уңышлы тапшырды, алар материалларны Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә тапшырганнан соң АІ категорияле тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.

Кабат имтихан 7 көннән соң билгеләнгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International