Лениногорскида "Бердәм Россия" партиясе праймеризы үтә

2019 елның 26 мае, якшәмбе

26 майда ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен алдан тавыш бирү узды. «Бердәм Россия» - алдан тавыш бирү юлы белән үз кандидатларын билгеләүче бердәнбер партия. Шулай итеп, ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда партиядән кандидатлар билгеләнә.

8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин иде. Лениногорскида тавыш бирү 9 хисап участогында узды, шуларның 5се – шәһәрдә һәм 4се – районда.

Беренчеләрдән булып Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов тавыш бирде.

Район башлыгы «Бердәм Россия» партиясе үз эшен конкрет эшләр белән исбатлый, дип билгеләп үтте.

«Бердәм Россия» партиясеннән бердәм һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә лениногорскилыларның актив катнашуы куандыра. Сайлауларда катнашу-безнең хокук һәм бурыч. Минемчә, яңа чакырылыш депутатлар халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм гражданнарның мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш кертәчәк», - диде ул.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International