Лениногорск районының 1170 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәп белән саубуллашты. 833 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 337 унберенче сыйныф укучысы олы тормышка юл алды. Районның барлык мәктәпләрендә тантаналы чаралар узды.
Башкарма комитет һәм советларның барлык җитәкчеләре тантаналы чараларда катнашты, анда алар чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар. Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырырга, һөнәр сайлауда ялгышмаска, илебезнең лаеклы гражданнары булырга теләделәр. Шулай ук алар укытучыларга укытуда, балаларны олы тормышка әзерләүдә бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Чыгарылыш сыйныф укучылары исә, үз чиратында, сабырлыклары, ярдәм итүләре, ышанычлы терәге өчен барысына да рәхмәт әйттеләр һәм саубуллашу вальсы бүләк иттеләр. Бәйрәм Соңгы кыңгырау һәм күккә шарлар җибәрү белән тәмамланды.